Берничә көн хәбәре булмаган җырчыны тамашачылары югалткан.
Ул, “ВКонтакте” челтәрендә элемтәгә чыгып, сторислар куйган.
“Хәерле көн, дуслар. Телефонны кабызган идем, меңләгән хәбәр килгән. “Кая булдың? Нәрсә булды?” Һәрбер кешегә аерым җавап биреп булмый... Мин сентябрь-гыйнвар айларында стентлар куйган идем, ул стентлар тыгылган”, – дип сөйли ул.
Аның күкрәк читлеген ярып, аягындагы кан тамырларын кисеп алып, йөрәгенә куйганнар. Аягында да, күкрәк читлегендә дә зур җөйләр күренә.
“Шундый авыр операция кичердем, балаларым, Ләйсәнем хакына Аллаһ ярдәменнән ташламады. Табибларга зур рәхмәт! Бикбулатов Рамил Равил улына, аның төркеменә, гаилә дустыбыз Ильмирага зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Наркоздан авыр чыктым. Бер малай: “Дышите, дышите, я в вас верю!” – дигәне әле дә колакта. Тын алу шулкадәр авыр... Шәфкать туташы шприц белән бер тамчы су тамызды... Ул суның тәмлелеген белсәгез, 51 яшемә җитеп андый тәмле су эчкәнем юк иде. Исән-сау булыйк, таза булыйк. Әйтәләр бит, адәм баласы авырлыкка чыдый, рәхәтлеккә чыдый алмый дип. Шуңа күрә аралашып, күрешеп, шатланып яшик, илләребез тыныч булсын. Шуны да әйтеп куям, күкрәгегез яна башлый, аннары кысып ала икән... Кыса, җибәрә, кыса, җибәрә. Бетәр, үтәр, дип ятмагыз. Үтми дә, бетми дә. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итегез. Шундый хәлләр миндә, авыртуга түз генә! Исән-сау булыйк”, – ди ул үзенең “ВКонтакте” челтәрендәге сторисында.