Данир Сабировның әнисе белән әтисе кунакка килгән. Артист аларны табибларга йөртергә уйлап тора. “Әти белән әнине “ремонтлап” аласы иде”, – дип сөйли ул.
Әтисенә, элек килгәнендә, диетага утырырга – камыр һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска кушкан булган. Бу юлы килгәндә Исламбай ага 6 кг га ябыгып килгән. “Менә тыңлады бит мине, димәк, мин дә кулымнан килгәнне эшләячәкмен”, – дип сөйли артист.
“Үз-үзеңне күрә алмау инде бу. Сиңа рәхмәт, теге вакытта җырлап утырганны төшереп, миңа күрсәткән өчен. Нотаны эләктереп алмакчы булам, эләктерә алмыйм…” – дип сөйләп бара Данирның әтисе машинада. Ул начар гадәттән тыелырга кирәклеген әйтә.
“Шундый гади инде минем әти”, – дип язып куйган юмор остасы.
"Интертат" порталы, Исламбай Сабировның бу сүзләрен китереп, видео урнаштырган.