Ay Yola төркеме корпоративларга чыгарга әзер

Чыгышлары өчен алар миллион сумга якын акча сорый. 

Тиз арада популярлык яулаган Ay Yola башкорт төркеме миллион сумга диярлек чыгышлар ясарга әзер. SHOT Телеграм-каналы кинәт кенә танылган коллективның гонорарларын ачыклаган. Басма мәгълүматы буенча, музыкантлар ярты  сәгатьлек программаны 700 мең сумга башкарырга әзер. Төркемнең райдеры (Чыгыш өчен түләүгә өстәмә рәвештә кабул итүче як (оештыручы) тәэмин итәргә тиеш булган башкаручының, иҗат шәхесенең яисә коллективның шартлары һәм таләпләре исемлеге. – Авт.) әлегә юк. Яңа балкыган  йолдызлар самолетта очу бәясен һәм 4 йолдыздан да ким булмаган кунакханәгә урнаштыруны сорыйлар. Дөнья чартларында ”Урал батыр” эпосы мотивлары буенча язылган бу хит Леди Гаганы узып киткән, ә җырның видеосы социаль челтәрләрдә миллионлаган караулар җыйган.

Ay Yola төркеме составына шулай ук DJ Север буларак билгеле Руслан Шәйхетдинов, “Аргамак” (ARGYMAK) этно-рок төркеменә нигез салучы Ринат Рамазанов һәм вокал  –  "Север"ның кызы Адель керә. Сүзләрнең авторы – Диана Килдина. Төркемдәшләр үзләрен “Урал батыр” эпосы мотивлары буенча төзелгән этно-музыкаль проект итеп тәкъдим итәләр. Быел музыкантлар Ural-Batyr альбомыннан ике сингл чыгарды: Номау һәм Batyr. Апрельдә өченчесен — Yola релизын – вәгъдә итәләр.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас