Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны Эльмира (Тәтишка) белән социаль челтәрләрендәге сторисларда әти-әни булырга әзерләнүләре турында хәбәр иттеләр, бу хакта "Шәһри Казан" гәзите яза.
–Мин хәзер спортзалда күп шөгыльләнмим. Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый. Йөклелек чорына әзерләнергә кирәк. Булды, вакыты җитте! Шулаймы?! Әти буласың киләме? Икенче тапкыр әти буласың киләме? – ди Эльмира.
Ришат бер дә каршы килми: "Аллаһ бирса", – ди.
– Хатын-кызлар гер күтәрә менә... Күз алдына да китерә алмыйм! Сезгә чабарга, җиңелрәк нәрсә генә күтәрергә кирәк югыйсә. Булды, сакланырга! Әзерләнергә кирәк! Иң мөһиме – сау-сәламәт бул, – ди Ришат Фазлыйәхмәтов.