Михаил Ефремовны колониядән чыгаралар

Ул 8 еллык срогының яртысыннан артыгын рәшәткә артында үткәрде.

SHOT   Telegram-каналы.SHOT   Telegram-каналы.
Фото:SHOT   Telegram-каналы.

Исерек килеш авария ясап кеше үтергән өчен хөкем ителгән Русия актеры Михаил Ефремовка шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүне (УДО) хупладылар. Тиешле карарны Белгород өлкәсенең Алексеевск суды чыгарды. Бу хакта бүген,  24 мартта, билгеле булды.

Суд утырышында Ефремов аны сәламәтлеге торышы буенча УДО буенча чыгаруны сораган — соңгы ярты елда актерны өч тапкыр табиб-пульмонолог тикшергән. Табиб фикеренчә, аны ашыгыч рәвештә дәваларга кирәк.

Михаил Ефремовның шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү турындагы үтенече хакында 26 февральдә билгеле булды.

“Минем сәламәтлегем начар...”

Алексеевск судындагы утырышта Ефремов башкача хәмер эчмәячәген һәм беркайчан да руль артына утырмаячагын белдерде. Артистның сүзләренә караганда, ул барысын да аңлаган һәм үзенең гөнаһы турында уйламаган бер генә көне дә булмаган. Колониядә чагында Ефремов шулай ук  тормыш  кыйммәтләрен яңадан бәяләдем, дигән.

“Минем төп дошманым – алкоголь. Һәм мин аны үз тормышымнан алып ташлыйм. (...) Яшисе килә, ләкин башкача. Минем сәламәтлегем начар. Һәм мин махсуслаштырылган учреждениеләрдә дәвалануга мохтаҗ”, – дигән актер.

Ефремов колониядә буяган, чүп-чар җыештырган, кино төшергән һәм хәтта КВН белән шөгыльләнгән, әмма ул барыбер актерлык һөнәрен сагынган һәм бүгенге көндә ул җәмгыятькә файдалы булырга тели, ди.

“Ул иректәге тормышка әзер”

Прокурор гаепләнүче төзәлде, җинаять җәзасы максаты ирешелде, шуңа күрә ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турындагы үтенечне хуплавын белдерде. Прокурор актер азат ителгәннән соң өч елга транспорт белән идарә итүне тыю турында искә төшерде.

Актерны эшкә көтәләр

Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгән Ефремовны эшкә көтәләр – режиссерларның аның белән гыйнварда пробалар ясаган. Моның өчен алар актер янына колониягә килгәннәр.

Дөрес булса, актерның съемкалар графигы 2027 елга кадәр өлешчә планлаштырылган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас