Хәзер РФ киткән артистлар арасында рекордлы гонорар-15,5 млн сум.
"SHOT" мәгълүматлары буенча, Валера бәйрәм алды чыгышларына заказларны актив ала. Тамашачыны, фанатларын ул дөньяның теләсә кайсы ноктасында 150 мең еврога сөендерергә әзер. «Красиво», «Океан и три реки», «Салют, Вера» һәм башка хитларын бер сәгать дәвамында җырлый.
Меладзеның көнкүреше шактый тыйнак икән әле, ләбаса. Ул хәтта 4 йолдызлы кунакханәдә дә тукталырга мөмкин. Номерда тәмле ризыклардан кечкенә банка чия кайнатмасы һәм чәй генә сорый. Сәхнәгә чыгар алдыннан артистка "кайнаррак" нәрсә кирәк, диләр Грим бүлмәсендә 12 еллык ике шешә macallan һәм кока-кола торырга тиеш.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.