Барлык яңалыклар

«Слова пацана» йолдызы Леон Кемстач якыннарын кызгана

«Мин гел драмада, үземне ясалма депрессиягә кертәм» ди ул... Узган елны Русия кинематографында төп премьераларның берсе булган "Слово пацана. Кровь на асфальте" сериалын карамаган кеше калмагандыр, мөгаен. Төрле фикерләр уятучы кино булды бит ул. 

«Слова пацана» йолдызы Леон Кемстач якыннарын кызгана
«Слова пацана» йолдызы Леон Кемстач якыннарын кызгана

Леон Кемстач "Слово пацана" сериалы буенча хезмәттәшләре кебек үк, бөтен илгә бер мизгелдә билгеле булды. Хәзер проект актерларын иң яхшы режиссерлар чакырып кына тора.

"Слово пацана" сериалында дан алгач, Леон актер карьерасына ставка ясамавын, шуңа күрә театр вузына керергә җыенмавын белдерде. "Мин инженер-төзүче булырга хыялланам, чөнки үземнең төзелеш компаниямне булдырасым килә", — ди 16 яшьлек Кемстач.

Дөрес, артист проектларда төшүләрне һәм һөнәрләрне берләштерә алачагын фаразлаган. "Мин танылган актер булырга һәм йортлар төзергә телим", - дип сөйли ул. Хәер, хәзерге заманда бик күп сәхнә йолдызларыбыз, танылган актёрлар бизнеслар ачып бетте.

Әмма әлегә укучы яраткан эшен калдырмый. Мәсәлән, күптән түгел ул "Сын мой" фильмында төште. Леон әйтүенчә, бу эш аңа шактый катлаулы бирелгән - аның якын кешеләренә дә җиңел булмаган. "Бу зур драма, бик авыр фильм. Минем өчен анда уйнау авыррак булды, чөнки син моңа бик күп хисләр саласың. Сүз уңаеннан, менә шундый кызыклы факт — мин һәрвакыт рольгә хәтта төшерүдән тыш та керәм", - дигән яшь артист.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Фильмнан скриншот.

 

«Слова пацана» йолдызы Леон Кемстач якыннарын кызгана
«Слова пацана» йолдызы Леон Кемстач якыннарын кызгана
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: