Ксения Собчак милек сатып алуын дәвам итә. Бу юлы аның күзе Мәскәүнең үзәгендә булган 5 бүлмәле фатирга төшкән. Килешүнең нюансы алып баручының торакны торгларда сатып алуыннан гыйбарәт.
Шушы көннәрдә Пресненск судында Ксения Собчак катнашындагы процесс тәмамланды: ул үз фатирындагы теркәү исәбеннән Соколов фамилияле бер гражданинны төшерергә таләп итте. Берни дә искитәрлек түгел кебек, ләкин «СтарХит» ачыклаганча, әлеге торак мәйданын алып баручы берничә ай элек аңардан торг вакытында сатып алган.
Банкротка әверелгән финансист милке белән аукцион махсус электрон мәйданчыкта узган, башка байлыклар арасында Спиридоновкадагы элеккеге 183 кв.метрлы коттеджлары да куелган. Лотның башлангыч бәясе 100 миллион сум тәшкил иткән, нәкъ менә шулкадәр хәзер бу бинада шундый ук фатирлар тора. Әмма Ксения Анатольевна квадрат метрларны күпкә отышлырак алган - ул алар өчен кесәләреннән 85 миллион гына чыгарып салган.
Хәзер журналистка карамагында дүрт йокы, гардероб, эркерлы тәрәзәле иркен кунак бүлмәләре, изоляцияләнгән кухня, өч санузел, лоджия. Музейдагы кебек түшәмнәрнең биеклеге дүрт метр диярлек, видеокүзәтү бар, шулай ук автомобильләр өчен парковка һәм ял итү зонасы булган ябык ишегалды булдырылган.
Революциядән соң йортта 80нче елгы Олимпиадага күчерелгән коммуналкалар урнашкан булган. Күптән түгел бинаны тулысынча реставрацияләгәннәр һәм аңа тарихи кыяфәтен кайтарганнар. Ул шунда ук балконнар, эркерлар һәм чәчәк орнаменты булган дулкынсыман фасадлары ярдәмендә үзенә игътибар җәлеп итә. Почмак эркерын атлантлар тотып тора, ә түбәсен бельведер — кечкенә беседка бизи.
Элегрәк Собчак Эмиратлардагы күчемсез милегенә акчаларны отышлы кертүе белән мактанган иде. Әле бер-ике ел элек ул рассрочкага Дубайның элиталы торак комплексының берсендә 162 квадрат метр мәйданлы апартаментлар сатып алган. Килешү вакытында бәясе 1,6 миллион доллар тәшкил иткән, хәзер торак инде 1,9 миллионга кадәр үскән. Тәрәзәләрдән Ксения Дубай үзәгенә, шул исәптән Бурдж-Халифның атаклы небоскребына карап соклана ала ул.
Шулай ук алып баручы Санкт-Петербургта Мойка елгасы яр буендагы әти-әнисенең фатирында өчтән бер өлеше бар. Мәскәүдә ике фатиры -74 һәм 353 квадрат метрларны тәшкил итә һәм башкаладан ерак түгел генә особнягы да бар.
Менә нинди бай Ксения ханым!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.