Эстрада йолдызы кызы сүзләренчә, ул берничә тапкыр әнисеннән аерым яшәргә рөхсәт сораган, ләкин Успенская аны «көч белән үз йортына тарткан» һәм ябык бистәдә яшәргә мәҗбүр иткән.
Татьянаның нәфрәт тулы сүзләренә Любовь Успенскаяның адвокаты-Елена Сенина җавап биргән. Аның сүзләренчә, Плаксинага мондый гаепләүләр белән тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Әгәр Татьяна аңа карата җинаятьләр кылынуы турында әйтә икән - иректән законсыз мәхрүм итү, психиатрия клиникасына законсыз урнаштыру, ул телевидениегә түгел, ә хокук саклау органнарына барырга тиеш. Ләкин ул бармый. Моннан бары бер генә нәрсә күренә — бу акча җитмәү сәбәпле аң үзгәртелгән халәттә бирелгән чираттагы интервью», - дип аңлатты Сенина «СтарХит»ка.
Елена ассызыклаганча, мондый хәлгә аның якланучысы беренче тапкыр гына эләкми. Адвокат фикеренчә, Татьяна әнисенең һәрьяклап ярдәменә мохтаҗ.
"Без инде Таняны кирәкле мизгелдә кулланулары белән берничә тапкыр очраштык, ә аннары ул үз сүзләреннән баш тарта. Болар барысы да малай һәм бүре турындагы гыйбрәтле хикәянең сюжеты кебек күренә. Менә шундый тагын бер очрак. Бу кызганыч. Люба опекасыннан башка Таня белән нәрсә булды — безгә дә барыбызга да билгеле», — дип өстәде Любовь Успенская вәкиле.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татьяна Плаксина әнисен генә түгел, ә аның директоры Александрны да гаепли. Кыз сүзләренчә, нәкъ менә ул Успенскаяга аны клиникаларга урнаштырырга ярдәм иткән.
«Аның чын планнары — әни үлгәннән соң мине психушкага тыгарга һәм бөтен мөлкәтне тартып алырга ашкыну», — дип борчыла Татьяна.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: gazeta.ru