Барлык яңалыклар

Петросянның яшь хатыны гаиләдәге проблемаларга зарланган

Татьяна Брухунова үз өендәге авыр вәзгыять турында сөйләде.

Петросянның яшь хатыны гаиләдәге проблемаларга зарланган
Петросянның яшь хатыны гаиләдәге проблемаларга зарланган

Социаль челтәрләрдәге үз битендә Татьяна Брухунова үз өендә килеп туган авыр вәзгыять турында сөйләде. Аның ике баласы да авырый. 35 яшьлек әни сүзләренчә, ул тәмам алҗыган… 

79 яшьлек Евгений Ваганович һәм аның хатыны 4 яшьлек улы Ваганны һәм бер яшьлек кызы Матильданы тәрбиялиләр. Балаларны карарга аларга нянялар ярдәм итә, ләбаса. Ләкин төнгә ярдәмчеләр калмый, һәм сабыйлар турында бөтен кайгырту Татьяна җилкәсенә төшә. Брухунова үзе дә инфекция эләктергән, шуңа күрә аның балаларны карарга көче юк. 

"Йоклыйсым килә куркыныч. Ике атна йокысыз...балалар чират буенча авырый, диярлек. Үзем дә авырыйм...Бөтенләй көч юк...Көз! Коткарыгыз-ярдәм итегез", - дип зарланган юмористның хатыны.  

Хәлсезләнгән булуына карамастан, Татьяна театрга премьерага барырга үзендә көч тапкан. Брухунова “Формула любви” мюзиклын тамаша кылды. Әмма спектакль аңа ошамады. 

Татьяна Брухунова һәм Евгений Петросян мөнәсәбәтләре һәрвакыт халыкта бик каты кызыксыну уятты. Өлкән яшьтәге юмористның үзенең яшь ярдәмчесе белән роман коруы артистның хатыны Елена Степаненко белән аерылышуы кызган вакытта билгеле булды. 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Брухунова блогыннан.

Петросянның яшь хатыны гаиләдәге проблемаларга зарланган
Петросянның яшь хатыны гаиләдәге проблемаларга зарланган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: