Барлык яңалыклар

Уфаның матурлыгына сокланып йөриләр

Газиз туган төбәгемә — Башкортстанга отпускыга кайткач, Уфа шәһәренең үзәк урамнарыннан йөреп алырга булдым. Ни дисәм дә, нәкъ биредә үтте М. Акмулла исемендәге БДПУ студент елларым. Башкалабызның 450 еллыгы уңаеннан шулкадәр күп матур һәм күңелле яңарышларны күрдем.

Уфаның матурлыгына сокланып йөриләр
Уфаның матурлыгына сокланып йөриләр

Үзәкнең тарихи Ленин урамы, халык телендә «гостинка» дип йөртелгән «Гостиный двор» буйлары гадәттәгечә шаулап-гөрләп тора. Юлымда бик үзенчәлекле, кызыклы арт-объектлар да күренгәләде. Уфаның заманча сулышына, төзек булуына ихлас шатландым. Хәер, журналист булгач, чит регионнарга, чит җирләргә командировкаларга еш чыгам. Һәм ни хикмәт, төрле дәрәҗәдәге, хәтта үзәк урамнары да бик ямьле булмаган шәһәрләрне күрәм... Ә Уфа — бик бәхетле шәһәр, булдыклы җитәкчеләре белән дә, эшсөяр халкы белән дә.

Менә Пушкин урамында Башкортстанның халык артистларын Нәзифә Кадыйрова, аның тормыш иптәше Гали Алтынбаев һәм Русиянең атказанган артисты Җәмил Әбделмановны очрадым. Нәзифә апа белән Кырмыскалы мәдәният сараеның грим бүлмәсендә сөйләшеп утырулар, төрле чараларда күрешүләр гел җылы истәлекләр булып саклана күңелемдә.

Менә һава торышы да бик яхшы, көзге кояш та елмаеп нурларын чәчә, Уфаның гүзәллегенә сокланып, аралашып китеп барабыз. «Әбиләр чуагы» көннәре санаулы гына бит, урамда рәхәтләнеп йөреп калырга тырышыйк. Шәһәр елдан-ел үзгәрә, сәнгать осталары өчен дә игътибар артканнан-арта бара бит, Юлай, — диделәр алар аралашуыбыз барышында.

Яраткан артистларыбыз, сәхнә осталарыбыз белән күрешүне тарихка теркәп, «Өмет» гәзите укучыларына да күрсәтим әле, дип, фоторәсемгә дә төшереп алдым.

 

Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосы.

Уфа шәһәре.

Уфаның матурлыгына сокланып йөриләр
Уфаның матурлыгына сокланып йөриләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: