"Кызым Милана белән әтиемнең туган авылы Биккенәдә булдык әле. Кардәшләрне күрдек, җырладык, биедек һәм кадерле кунак булдык. "Авылның айлы кичләре" бәйрәменә мине балачак дустым Рида чакырган иде. Эштә бик нык арысам да, банкетлар алып барам, кайтырга булдык. Бик күңелле үтте бәйрәм. Табын корганнар иде, халык төрле кызыклы уеннарда рәхәтләнеп катнашты. Күрше Рапат авылы егете, Әнвәр Нургалиев төркеменнән баянчы Вадимның баян моңнарына кушылып һәркем җырлый алды", - диде Лилия Вахитова.
Шулай ук танылган эстрада йолдызы, әтисенең туган авылында булу - балачак хатирәләрен уятканын әйтте. Элек бу якларга ул ел саен кунакка кайтып йөргән.
Лилия Вахитова буа янында йөргәндә төшкән фотосын да күрсәтте. "Әлеге буа буенда бәләкәй чакта күп йөрелде. Фәһимә зуринәем гомер буена ферма мөдире булып эшләде. Мин атка атланып йөрергә өйрәндем дә инде монда", - дип истәлекләрен сөйләде ул "Өмет"кә.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.