Барлык яңалыклар

Олег Газманов Халыклар Дуслыгы орденына лаек булды

Русиянең популяр башкаручысы һәм композиторы, РФ халык артисты Олег Газманов Халыклар Дуслыгы орденына – Башкортстанның иң югары бүләкләренең берсенә лаек булды. 

Олег Газманов Халыклар Дуслыгы орденына лаек булды
Олег Газманов Халыклар Дуслыгы орденына лаек булды

Халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләү турындагы Указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.

 

Искәртәбез, Олег Газманов Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша һәм 31 августта Русдрамтеатр каршындагы мәйданда чыгыш ясый.

 

Музыкант хәбәр иткәнчә, аңа бүләк алу бик күңелле булган һәм ул республика халкы өчен шат, чөнки Башкортстанның үсештә булуын күрә. Олег Газманов Уфага еш килә һәм биредә күпсанлы мәдәни һәм спорт корылмалары төзелүен дә билгели. Агымдагы елның апрелендә ул Элвин Грей белән берлектә «Звездочка в стакане» җырын яздырды.

 

Олег Газманов, шулай ук җырчы Полина Гагарина һәм Элвин Грей үз гонорарының бер өлешен Уфа юбилеенда чыгыш ясаган өчен Курск халкына ярдәм фондына җибәрәчәк.

Фото: «Башинформ».

Олег Газманов Халыклар Дуслыгы орденына лаек булды
Олег Газманов Халыклар Дуслыгы орденына лаек булды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: