«Әниемә тиздән 71 була инде. Гомере буена авылда сыер савучы булып эшләгән әниемнең күңелендә гел җыр-моң булды.
Бүген аны бер җыр яздырырга күндердем. Әнием, була әле, бик була. Шулай бит? Ничек уйлыйсыз? Тиздән тулы вариантын тәкъдим итәрбез», – дип яза Иркә.
Миңлебәдәр апаның талантын халык «сәхнәгә чыкмаган халык артисты» дип бәяләгән.
«Йолдызлар читтә торсын әниегез җырлаганда»;
«Матур җырлый һәм бик тынйак, саф күңелле апа. Озын-озак, сәламәт гомерләр сезгә»;
«Татар җырлары шундый булырга тиеш. Шултиклем моңлы апаның тавышы. Кырыена утырып тыңлыйсы килә»;
«Сөбханаллаһ, тавышы апаның. Каз тәннәре чыкты. Озын гомерләр бирсен Аллаһы Тәгалә»;
«Искиткеч матур җырлый Бәдәр апа. Профессиональ җырчылар бер читтә торсын»; «Хәзер аңлашыла, Иркә, кемгә охшап шундый матур, молы тавышлы булганыгыз»; «Әниегез үзенең хыялын кызы аша тормышка ашырган»; «Бу апа артист булса, концертларыннан кайтып кермәс идем. Искиткеч моңлы тавышы күңелләргә үтеп керде», – дип яза Иркәнең «подписчик»лары.
Чыганак: «Интертат»