Барлык яңалыклар

Ринат Рәхмәтуллин блогерлар белән яңгырны туктатмакчы: «Тукта, яңгыр, яума әле!»

Ринат Рәхмәтуллинның «Тукта, яңгыр» җырын халык яратты. Бу көннәрдә нәкъ шул җырны җырлап йөрисе генә кала кебек…  

Ринат Рәхмәтуллин блогерлар белән яңгырны туктатмакчы: «Тукта, яңгыр, яума әле!»
Ринат Рәхмәтуллин блогерлар белән яңгырны туктатмакчы: «Тукта, яңгыр, яума әле!»

Туктаусыз яуган яңгырга ишарәләп, блогерлар Олеся Лесная һәм Илнар Идрисов шаян видео да төшергән. Видеода күренгәнчә алар шул яңгыр турында сөйләшеп бара:

Чистый эшерде бу яңгыр. Бәрәңге череп бетә бит инде.

Бу яңгырны туктатучы буламы быел, юкмы?

Шул вакытта алар Ринат Рәхмәтуллинны күреп ала. «Миннән башка беркемне дә тыңламый ул», – дип, артист кулчатыр астында популяр җырын җырларга тотына. Аңа блогерлар да кушыла.

«Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,

Сагыш басты күңелемне аңла әле.

Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?

Эзләп сине тәрәзәдән, көтәм мин».

Чыганак: «Интертат»

Ринат Рәхмәтуллин блогерлар белән яңгырны туктатмакчы: «Тукта, яңгыр, яума әле!»
Ринат Рәхмәтуллин блогерлар белән яңгырны туктатмакчы: «Тукта, яңгыр, яума әле!»
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: