Барлык яңалыклар

Айдар Галимовның кызы яңа "тату"ларын һәм образын күрсәтте

Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов белән Зилә ханымның олы кызы белән кияве кургаш туйларын яки гаилә коруларына 10 ел булуын якыннарын чакырып бәйрәм иткән.

Айдар Галимовның кызы яңа "тату"ларын һәм образын күрсәтте
Айдар Галимовның кызы яңа "тату"ларын һәм образын күрсәтте

Бу мәҗлескә ачык киемнәре һәм күпсанлы «тату»лары белән шаккатырырга яратучы кече кызлары Айгизә дә ныклап әзерләнгән.

Ул социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә чираттагы «тату»ларын – иңбашына төшерелгән берничә күбәләкне, яңа образын һәм егетен күрсәтте. Шулай ук әнисе Зилә ханым белән дә фото куйды.

Чыганак: «Интертат»

Айдар Галимовның кызы яңа "тату"ларын һәм образын күрсәтте
Айдар Галимовның кызы яңа "тату"ларын һәм образын күрсәтте
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: