Зәринә Хәсәншина (җырчы):
– Җиде Сабантуйда эшләдем. Барлык җырларым да “минус”ка иде. Шуңа тавыш бетте. Кайбер Сабантуйларда аппаратурага акча кызганалар. Нәтиҗәдә, артистның җырлавы да, сөйләве дә аңлашылмый. Аннан плюска җырлаучы берәү чыга да, аңа: “менә ул әйбәт җырлады, тавышы яңгырап торды”, – диләр.
Аппаратура начар булуына да түзәм. Ашату-эчертү дә булмаса ярый. Ләкин, зинһар, бәдрәф турында онытмагыз әле, Сабантуй оештыручылар! Артистлар өчен аерым! Икенче елга минем райдерга (артистның ниндидер чарага килер алдыннан куйган таләпләре) керәчәк ул, билләһи! Мин – көне буе су эчә торган кеше, бигрәк тә җырлап кергәч. Шартлый алмыйм бит инде...
Чыганак: «Акчарлак»