Әмма маҗаралар моның белән генә тәмамланмаган.
Җырчы Кытайның Шанхай шәһәрендә дә булган. Сәяхәттән алган хис-кичерешләр белән җырчыга тиз генә кайтып китү насыйп булмаган, аның самолет рейсын 8 сәгатькә кичектергәннәр. Шулай итеп ул 12 сәгать аэропортта көтеп утырырга мәҗбүр.
«Монда калмам дип өметләнәм. Вакыт күп, сорауларыгызга җавап бирәм», – дип язган җырчы. Тик җырчыга карата кызыксыну кими башлаган кебек, сораулар бирүче булмаган диярлек.
«Кияүгә чыгарга уйлыйсыңмы әле?» – дип кызыксынган берәү.
«Кияүне табарга кирәк бит әле. Ә мин эзләмим дә, миңа дигәне миңа булачак. Мине үзе эзләп табачак. Әлегә минем йөрәгем буш», – дигән җавап биреп, егетләргә өмет биргән җырчы.