Барлык яңалыклар

“Күрсәтәсем килә”

Илсөя Бәдретдинова нәрсә күрсәтергә тели?

Социаль челтәрләрдән.
Социаль челтәрләрдән.

Билгеле җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонына әзерләнә башлаган. Һәрхәлдә, афишасы әзер.

Җырчы бу  юлы да яңа программасына гадәти булмаган исем уйлап тапкан. Ул “Күрсәтәсем килә” дип атала. Уйга сала торган исем, шулай бит? Хәзер Илсөя Бәдретдинова нәрсә күрсәтергә тели икән дип яңа сезонга кадәр уйланырга туры киләчәк.

Җырчының тамашачылары социаль челтәрләрдә фаразлар кыла башлаган да инде. “Син күрсәтергә теләгәнне күрергә насыйп булса иде”, – дип язучылар да бар.

Халык алдагы “20 ел се...” программасының да нәрсә аңлатканын озак уйлап йөргән иде. Аннары тамашачы “#едриткудрит” программасын карады, дип яза Интертат.

Хәзер инде “Күрсәтәсем килә”не көтәбез.

 

Читайте нас: