Барлык яңалыклар

Фирдүс Тямаевны “Федька” иткәннәр

Бер бала Тямаевка шулай дип хат язган.

https://vk.com/albums-53051041
https://vk.com/albums-53051041

Фирдүс Тямаев янә концертлар сезонын башлап җибәрде.

Концертлар вакытындагы кызыклы мизгелләрне ул социаль челтәрдә күрсәтеп бара. Бер видеосында җырчы тамашачысы алып килгән бүләкләрне күрсәтте. Кемдер кулдан бәйләгән мунчала бүләк иткән, кемдер артистны кош теле белән сыйлый дип яза “Интертат”.

Тямаев концертларына балалар да яратып йөри, яраткан артистлары янына алар да буш кул белән килми. Бер бала үз куллары белән Фирдүс Тямаевка браслет ясаган. Икенчесе кружка белән хат бүләк иткән.

“Дорогой Федька, ты классный. Ну, улыбнись. Милка”, – дип, язган бер бала. Шулай итеп ул Фирдүсне Федька иткән.

https://intertat.tatar
https://intertat.tatar
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: