Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
31 октябрь 2023, 16:52

Балык тотарга яраткан эшкуар Пугачёваны судка биргән

Инде Русиядән күптән киткән примадоннаның аңа ни зыяны тиде икән?

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Саратов өлкәсендәге яшәүче эшкуар Алла Пугачёва белән Кристина Орбакайтены судка биргән һәм җиңелгән.  Ир җырчыларның Солнечногорск районындагы дача участокларындагы пирсларны  җимерүне сораган.

Октябрь башында Балаководагы эшкуар Анатолий Рысаков  Алла Пугачёва һәм аның кызын судка биргән.  Ул туган Саратов өлкәсеннән  килеп,  яр буенда рәхәтләнеп балык тота алыр өчен, аларның Бережки авылында урнашкан дача участокларындагы корылмаларны җимерүне таләп иткән.

Солнечногорск  районында Пугачёваның – бер, Орбакайтеның ике дача участогы бар, ди,  Балыкчы дәгъвасыннан соң Пугачева һәм Орбакайте участоклары территориясендә бәйсез экспертиза үткәрелгән, закон бозу очраклары табылмаган. Эшкуар судта  җиңелгән.

Әйткәндәй, Саратов балык тотарга яраткан эшкуар заманында аның хоббиена комачаулаган пирслар өчен башка йолдызларны да судка биргән булган. Мәсәлән, Наташа Королёва, Филипп Киркоров белән судлашкан ул. Анатолий Рысаковка Киркоровның Мякинин ярымутравындагы особнягы кырында Мәскәү елгасына чыгып булган яхталар өчен төзелгән причалы ошамаган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: