Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 октябрь 2023, 20:52

Зәйнәб Фәрхетдинова: Ел буе фермада сыер саудым

Ак халат киеп, район ярышында да катнашкан ул. 

https://vk.com/shoushu
https://vk.com/shoushu

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләренең берсендә хатирәләре белән уртаклашкан:

– Мәктәпне тәмамлагач, ел буе фермада сыер саудым. Шулай тиеш, бер елыңны эшләмичә китәргә ярамый иде. Хәтерлим, ак халат киеп, район ярышында катнашканымны. Авыр да, кызыклы да булды.

Сагынып сөйләргә генә хәзер, ә чынлап та булган хәл бит. Барысы да хәтердә, пьедесталга менеп басып, комсомол җитәкчесенең кулыннан котлау грамотасы, бүләк алганнар.

Колхозларда яши торган, җир эше белән шөгыльләнүчеләрне, авыл хезмәтчәннәрен котлыйсым килә. Рәхмәт тырыш хезмәтегез өчен. Авылда яшәү катлаулы да, зур хезмәт таләп итә торган да тормыш. Хәер, бүген уңайлыклар тудырыла анысы, җиң сызганып, кадерен белеп эшлә генә.

Бәлки, безнең чорда бүгенгедәй җайлы шартлар булса, мин дә әллә кая китеп тормыйча, авылда сыер савучы булыр идем. Язмыштан узмыш юк! Бәхетле бул! – дип язган ул.

Чыганак: https://vk.com/shoushu

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: