Барлык яңалыклар

Уразованың "странный" җыры чыккан (видео)

Аны өч тапкыр тыңласаң, чирлисең, диләр.

Гүзәл Уразованың тиздән яңа җыры дөнья күрәчәк. Ул "Күчтәнәч" дип атала.Тик бу җыры бик үзенчәлекле икән. Үзе исә болай дигән:

"Дуслаа-ар, урраа, өйрәнә торыгыз! Вот это я понимаю - күчтәнәч! Бомба җыр бу! Бер тыңласаң, тагын тыңлыйсы килә, өч тапкыр тыңласаң, чирлисең. Кич яткач йоклап китеп булмый, уйный да уйный. Иртән торсаң,тагын тыңлыйсы килә... Пока дару уйланып табылмаган. Риназ Фазлиахметов бу жырның көен язып китергәч, сүз авторына бирдек. "Нинди странный көй соң бу, иҗек тә туры китереп булмый", -диде. Марат Мухинга тыңлаткач, че то странный көй, квадраты юк, ни башы ни ахыры, ди. Көлдек. Ул да булса шушындый җыр туарга тиеш булган икән. Ничек сезгә?". 
Дуслар, бу җырны сез дә тыңлап карагыз әле, аннан безгә фикерләрегезне язып җибәрерсез. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: