Барлык яңалыклар

Хезмәтемне күрәләр, бәһалыйлар

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының яз башында Казанда гастрольләре узды. Артистлар чагу тәэссоратлар, онытылмас хис-кичерешләр генә түгел, матур бүләкләр дә төяп кайтты. Алар арасында Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева да бар.

Хезмәтемне күрәләр, бәһалыйлар
Хезмәтемне күрәләр, бәһалыйлар

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының яз башында Казанда гастрольләре узды. Артистлар чагу тәэссоратлар, онытылмас хис-кичерешләр генә түгел, матур бүләкләр дә төяп кайтты. Алар арасында Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева да бар. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән тагын бер югары бүләк тапшырылды.

 

-Казан гастрольләреннән канәгатьсезме? Нинди хис-кичерешләр калдырды ул Сездә?

-Зур кәнәгәтләнү хисе белән кайттык әлбәттә. Күптән зарыгып көткән гастролләребез бик матур һәм уңышлы булды, Аллаһка шөкер. Башкалаларда үткән зур гастрольләр бигрәк тә күп көч, җыйнаклык таләп итә. Җитәкчеләр һәм оештыручылар барлык коллективның бердәм профессиональ эшчәнлеге, безне яратып сагынып колач җәеп туганнарча җылы кабул иткән Татарстанның дустәнә мөнәсәбәте гастрольләрне онытылмаслык соклангыч зур вакыйгага әверелдерде. Гастроль кысаларында бик күп очрашулар, әңгәмәләр булды. 4 көн эчендә тамашачыларыбызны матур иҗат җимешләребез белән таныштырып, аларга күңел җылыбызны өләшеп, Башкортстаннан кайнар сәләмнәрне җиткердек. Шулкадәр җылы, якты, матур, туганнарча якын мөгәмәлә тоеп илһамланып, тагын да канатланып, иҗат итәргә дәрт-дарман алып кайттык. Залларыбыз тулы булуы һәм спектакльләребезгә төрле милләт вәкилләренең дәррәү бергәләшеп килүе куанычлы булды. Мәдәни мәркәзләрнең берсе булган Казан каласында үткән гастрольләр матур хәтирәләр булып күңел түренә язылып куйды.

-Зур бүләк белән кайттыгыз. Көтелгән хәлме?

Ышанып тапшырылган эшне тырышып, шәп булсын дип, җиренә җиткереп эшләгән чакта бүләкләр турында уйларга вакыт юк. Тулысынча яраткан эшеңә чумып, йөзәсең, иҗат итәсең. Ә хезмәтеңә күрә тиешле хуплау ихлас мөнәсәбәт тою, югары бүләк алу - синең хезмәтеңнең җимеше танылуы, баһалануы. Бу бик шатлыклы вакыйга. Димәк, хезмәт еллары заяга узмаган, кешелек дөньясына файдалы өлешем өстәлгән. Ә инде хезмәтең Башкортстанда да, Татарстанда да бәяләнүе иҗади кешеләр өчен чиксез зур мәртәбә, горурлык . Бу югары исемгә лаек булуыма чиксез шатмын!!! Ул миңа киләчәктә дә армый-талмый илһамланып, канатланып балкып, тырышып халыкка хезмәт итәр өчен көч, дәрт, стимул, этәргеч биреп тора. Чыннан да югары исем. Минем 3 дистәдән артык ел фидәкарь хезмәтемә олы бәя. Җитәкчеләрем Фирдәт Габидуллинга -минем хезмәтемне күреп фатихасын биргәне өчен, режиссерларыма -миңа ышаныч баглап үз спектакльләрендә рольләр тәкъдим итеп, аларга җан өрергә ярдәм иткәннәре өчен, коллегаларыма - бердәм булып җиң сызганып иҗатта кайнаган өчен булганнары өчен, гаиләмә – ирем, улым, кызыма минем таяныч терәгем ышанычлы тылым, илһам чыганагы булганнарына, якты дөньяга тудырып аң-белем, тәрбия биреп, изгелеккә, яхшылыкка өндәп үстергән әти-әниемә миңа рухи көч биреп торучы туып-үскән җиремә, мине данлаган туган илемә, газиз халкыма бик зур рәхмәтлемен. Аллаһка шөкер дип яшим.
Көтелгән хәлме дип сорыйсыз!?

-Гомумән, тәмамланып килүче иҗади мизгел Сезнең өчен рольләргә һәм вакыйгаларга бай булдымы?

-Мизгел минем өчен бик матур, уңышлы гына узып бара Аллаһка шөкер. Эшләгән эшләрем дә, уңышларым да бихисап. Сәхнәдәге эшем белән беррәттән РФның Башкортстандагы театр эшлеклеләре берлегендәге эшемне дә алып барам. Яраткан рольләрем аша тамашачыларыма йөрәк җырымны, күңел моңымны өләшәм. Гастрольләр, тамашачыларбелән очрашулар бик күп булды. Фестивалләрә катнаштык.
Ә таагын яңа җырга клибым дөнья күрде. “Тату яшик туганнар” дип атала.Ә иң зур вакыйга, әлбәттә, бу иҗат мизгелендә югары исемгә лаек булуым.

-Җәйгә нинди планнар? Отпускыгызны кайда үткәрергә ниятлисез?

-Җәйне бик сагынып, түземсезлек белән көтәбез. Без патриотик карашлы кешеләр. Һәм җәйге ялларыбызны туган илебездә үткәрергә ниятлибез. Туган җирнең гүзәллегенә, табигатенең хозурлыгына сокланып, шифалы чыганакларыннан файда-дәва, сайрар кошларыннан моң, илһам алып, туган җирдән ата-бабамнар корган нигездән яшәргә дәрт-дарман алып, гаиләбез, туганнар белән аралашып, рухыбызны ныгытып, киләчәккә якты, изге ниятләр корып, исән-имин булып, матур үткәрергә ниятлибез.
-Хоббиегыз бармы?

-Шигырьләр язам. Кыңгыраулар җыям: тимер, бәллүр, агач, керамика...

-Бакчагыз бармы? Яшелчә-җимеш үстерәсезме? Әллә “анысын сатып та алам мин” дип яшел газон тотасызмы? (хәзер шулай модада ди)

-Аллаһка шөкер, төп нигезләребезне саклап калу ягындабыз.Туган нигезләрне югалту, сату - үз-үзеңне һәм нәселне берләштереп торучы җепләрне югалту дип кабул итә күңелем. Шул төп нигездәге бакчаларыбызда җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәбез. Үз кулларың белән утыртып, балаларның белән бергәләп үстергән җимешләр кибеттән алганнардан аерылып тора шул инде. Тәме дә, төсе дә, хуш исе һәм иң мөһиме файдасы да. Мода артыннан кумасак та, газоныбыз, бассейн һәм беседкабызда җәй көненең бар хозурлыгын тоеп рәхәтләнеп ял итәрлек мөмкинчелегебез дә бар.

-Җиләк җыярга яратасызмы? Үзегезнең “яшерен аклан”ыгыз бармы?

-Ооооо, җиләк дигәндә инде мин иң беренче рәтләрдә. Җиләк җыярга барсак, мине өйгә алып кайта алмый арып бетәләр. Аның җиләге дә бит кайтыр якка борылгач тагы да артканнан-арта,  эреләнгәннән-эреләнә! Ничек ташлап китәсең инде?!
Шундый бер үзебезгә күрә йола бар иде бәләкәй чакта. Җиләк җыя башлагач, җиләк ашамаска! Авызга бер җиләк бөртеге эләксәәәә – бетте! Тезелешеп чиләккә түгел, тел өстенә менеп кунаклый башлыйлар. Бала чакта каян табылгандыр шундый түземлелек?..
Бидрәнең яртысыннан күбрәк өлеше тулмыйча ашау юк! Менә кайда ул чыдамлык!
Инде шул билгене үттеңме,  әйдә инде учлап, тәмләп, күлмәге белән бергә аша.
Яшерен җиләк аланы бар, әлбәттә. Әти-әни белән бергә җиләк, мәтрүшкә җыйган печән чапкан алан. Анда минем әтием белән яфраклар арасыннан куян күчтәнәчен эзләп тапкан, әнием белән бергә җырлый-җырлый җитәкләшеп йөгерә-йөгерә җиләк җыйган бәхетле бала чагым.

ҖҖиләккләрне җыярбыз, Аллаһы бирса! Иң мөһиме, җәйләре җиләкле булсын,үзебез исән-сау булыйк!

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: