Мәскәүдән күченеп кайткан җырчы, композитор, продюсер Радик Ярулллин, ягъни без белгән ди-джей Радик сөенечле яңалыгы белән уртаклашкан. Аңа мактаулы исем биргәннәр. Хәзер ул – Татарстанның атказанган артисты.
“Татарстанның атказанган артисты! Бу хәл Рамазан аенының кыл уртасында булды. Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләгә! Рәхмәт әти-әниемә, гаиләмә һәм мине илһамландырып торучы барлык якыннарыма. Иҗади хезмәттәшем Айрат Сафинга һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллинага аерым рәхмәтемне белдерәм”, – дип язган Радик социаль челтәрләрдә.
Ди-джейның сәхнәдәшләре, виртуаль дуслары аны ихластан котлаганнар, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләгәннәр.