Барлык яңалыклар

Шатуновның кабере янына сакчылар куйганнар

Җырчының фанатлары үзләрен тәртипсез тота икән.

Троекуров зиратында күмелгән Юрий Шатунов янына халык бик күп йөри икән.  Монда килүчеләрнең күбесе тыныч һәм тәртипле кешеләр, диләр. Тик, шулай да, зиратта үзләрен әдәпсез тотучы фанатлар да еш очрый икән. Венокларын туздыралар, чүп-чар калдыралар, телефоннан музыка акырталар, хәта бер хатын-кыз артистның каберенә яткан. Мондый хәлләргә юл куймас өчен, Юрий Шатуновның каберенә сакчылар куйганнар. Кырык көненә (ягъни 1 августка ) кадәр алар тәртип саклаячаклар. Кырык көнендә биредә кешеләр күп булыр дип көтелә. Артистның туганнары, дуслары һәм, әлбәттә, яраткан тамашачылары күп киләчәк.

Әлеге вакытта, хәтта эш көннәрендә дә, иртәдән кичкә кадәр җырчының кабере янында халык өзелми. Шатуновның дөньядан иртә китүе барсын тетрәндерде, чөнки аның күңеле эчкерсез иде, ә  җырларын олысы да, кечесе дә яратты. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: