Юрий Шевчукның "эшен" Уфада дәвам итәчәкләр

"ДДТ"ның 18 майда “Уфа-Арена”да узган концерты соңгысы булды микән?

Юрий Шевчукның "эшен" Уфада дәвам итәчәкләрЮрий Шевчукның "эшен" Уфада дәвам итәчәкләр
Юрий Шевчукның "эшен" Уфада дәвам итәчәкләр

Юрий Шевчукның административ хокук бозу турындагы эше Петербургтан Башкортстанга җибәрелгән. Биредә аны Уфаның Совет район суды караячак.


Исегезгә төшерәбез, якташыбыз, «ДДТ» төркеме лидеры Юрий Шевчукка 18 май көнне “Уфа-Арена” да узган концерттан соң беркетмә төзегән иде. 20 майда үзенең үтенече белән эшне Санкт-Петербургка тапшырдылар, ә 30 майда аны эшләп бетерү өчен кире Уфага җибәргәннәр.


Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының рәсми белдерүенә караганда, чыгыш вакытында музыкант провокацион сүзләр әйткән. "Ил, Ватан" аңлатмасына һәм Украинадагы махсус операциягә карата мөнәсәбәт белдергән. Концерт тәмамлангач, гримеркага беркемне кертмичә, полиция җырчы белән бер сәгать тирәсе сөйләшән. Ахырда музыкантка армияне дискредитацияләү турында беркетмә төзегән. Судларның берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, музыкантка беркетмә хокук бозулар белән төзелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас