Барлык яңалыклар

"Уфа - минем өем"

Данлыклы көрәшче Джеф Монсон бушлай спорт мәктәпләре ачарга ниятли.

Данлыклы спортчы, катнаш көрәшче Джеф Монсон спорт карьерасын тәмамлап, былтыр Уфага яшәргә күчеп килгән иде. Киләчәктә дә ул Америкага китмәвен белдергән. Спортчы республикада гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә бушлай спорт мәктәпләрен ачарга ниятли.


«Минем өем - ул Русия. Мин Уфада яшәячәкмен һәм эшләячәкмен. Монда минем гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым, мәктәп», — дип сөйләгән Монсон.
Джеф Монсон АКШта туган. 2018 елда Русия Президенты Владимир Путин Джеф Монсонга Русия гражданлыгы бирде. Уфада яши башлавына тиздән ике ел тула.


"Мин монда бушлай мәктәпләр ачарга уйлыйм.  Хәзер бу минем төп эшем, хөкүмәт белән бергә эшлибез. Тораксыз калган кешеләргә ярдәм итәм. Америкада минем өч балам яши, аларны мин бик тә сагынам, күрәсем килә. Иң мөһиме миңа алар белән элемтәне өзмәү, Америка белән мине шул гына бәйли. Кабат анда кайтып яшәү теләгем һәм ниятем юк. Минем тормышым тик Русия белән генә бәйле, мин үземне чын рус итеп тоям. Планнарым зур, иң мөһиме, күбрәк спорт мәктәпләре ачу. 100гә якын. Һәм аларда шөгыльләнү бушлай булачак. Минем өчен бу кабат СССРга кайтканны хәтерләтергә тиеш: әйтик, бушлай хоккей, йөзү секцияләре. Әлеге вакытта Дагыстанда әнә шулай бит. Юкка мени дөнья күләмендә иң яхшы көрәшчеләр аннан чыккан?! Башкортстанда да моңа ирешәчәкбез, ә аннары бөтен Русиядә», — дигән легендар көрәшче.


Автор фотосы: Джеф Монсон кечкенә җанатары белән.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: