Бүгенге көнгә ике завод 14 мең тонна шикәр комы җитештергән.
Башкортстанда төбәкнең 11 районында татлы тамыразык җыялар, дип хәбәр иттеләр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында. 12,6 мең га мәйданда шикәр чөгендере җыелган, бу мәйданның өчтән бере диярлек. 473 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – гектардан 375 центнер тирәсе.
Гадәттәгечә иң күп чөгендерне Чишмә (76,6 мең тонна), Благовар (33,5 мең тонна), Ярмәкәй районнарында (22,5 мең тонна) җыялар.
Шикәр заводлары эшли башлады. Бүген Чишмә шикәр заводы тәүлеккә 6 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртә, Раевсахар – 5 мең тоннадан артык. 16 сентябрьгә республикада 14 мең тонна ак шикәр җитештерелгән.
Узган ел шикәр чөгендере уңышы 2 млн тоннадан артык булган, уңдырышлылык – гектардан 480 центнер.
Чыганак: bashinform.ru