Авыл хуҗалыгы
15 Сентября , 06:48

Пенсияне цифрлы акчага күчерәләр?

"Ашыгыч рәвештә пенсияне цифрлы сумга күчерегез!": мошенниклар акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан

Эксперт Роман Алабин аңлатканча, кулланучыны телефон аша яки чатларда гадәти банк счетлары белән булган сценарийлар буенча куркытырга тырышалар. Бу очракта гына басым цифрлы сум рәвешендәге яңалыкка ясалган:

Мошенникларның биш төп хәйләсе:

1. Ашыгыч рәвештә пенсия яки хезмәт хакын цифрлы сумга күчерергә кирәк, югыйсә барлык акчалар янып бетәчәк.

2. Счетлардагы гадәти тупланмаларны цифрлы сумга конвертлаштырмасаң, сез бөтен акчагызны югалтачаксыз.

3. Сезнең банк цифрлы сумга күчте, ашыгыч рәвештә платформага тоташырга кирәк.

4. Рубльләрне күчерергә сораган ялган куркынычсыз счет схемасы беркая да китмәде — хәзер инде цифрлы.

5. Яңа валютага инвестицияләрдән югары процент вәгъдә итәләр.

Ничек сакланырга?

-Паникага бирелмәгез һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез.

-СМС кодларын беркемгә дә хәбәр итмәгез.

Чыганак: "КП"сайты

Читайте нас