Авыл хуҗалыгы
15 Сентября , 08:55

6 ел качып йөргән җинаятьчене тотканнар

Добавить в предпочтительные источники Google
Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

2019 елда ир-атны “наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яисә аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү” маддәсе буенча җинаятьтә гаепле дип тапканнар. Аңа каты режимлы холык төзәтү колониясендә 6 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән булган. Әмма хөкем карарын игълан итү утырышына ул килмәгән. Нәтиҗәдә судтан качкан ир-атны федераль эзләүгә игълан иткәннәр.

Җинаятьче хокук саклау органнарыннан 6 елдан артык вакыт качып йөргән.

"Әмма оператив-эзләү чараларын уздырганда РФ Җәзаларны үтәү хезмәтенең БР буенча идарәсе хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган. Бу вакыт эчендә ул Башкортстанда яшәгән, даими рәвештә яшәү урынын алмаштырып торган", – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас