

SHOT мәгълүматлары буенча, 24 яшьлек Юлия кулында ике сәер нокта барлыкка килгән. Шул ук көнне кич белән алар кызның бөтен гәүдәсен баскан.
Әнисе аны, кан тамырлары шартлады, дип тынычландырган. Ләкин төнлә кызның уртларыннан кан китте. Иртән гематомалар арткан – алар бернинди җәрәхәтләрсез үсүен дәвам иткән. Ул вакытта мәскәүле ашыгыч ярдәм чакырткан. Беренчел диагноз дип табиблар кан яман шешен атаганнар. Кызны гематологиягә алып киткәннәр. Анда онкологияне расламаганнар, ләкин сирәк очрый торган аутоиммун авыру тапканнар — “Верльгоф авыруы”, аның вакытында тромбоцитлар дәрәҗәсе төшә һәм организм үзен-үзе “ашый” башлый. Табиблар патологиянең төгәл сәбәбен ачыкламаган, әмма кыз үзе авыруны эштәге көчле стресс белән бәйли.