Уйланырга урын бар
18 Октября , 16:45

Бу кыз балалар бакчасында тәрбияче ди...

Оренбургта тәрбиячене балалар бакчасыннан 18+ блогы һәм балалар белән тупас мөгамәлә өчен куарга телиләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу кыз балалар бакчасында тәрбияче ди...Бу кыз балалар бакчасында тәрбияче ди...
Бу кыз балалар бакчасында тәрбияче ди...

Җәй көне аны бала качкан вакытта эштән чыгарганнар иде инде, әмма суд аны эшкә кайтарган.

Карина (исеме үзгәртелде) социаль челтәрләрдә сексуаль подтекстлы контент урнаштыра. Шулай ук, ата-аналар сүзләренчә, ул нәниләрне тарткалый һәм көч белән сөйрәп йөртә, алар белән даими тупас мөгамәләдә. Җәй көне тәрбияләнүчеләрнең берсе капканы ачкан да территория артына йөгереп чыккан. Юлда аны үтеп баручы хатын тотып ала һәм тәрбиячесенә кире кайтара. Суд Карина ягына баса-капка ватылган була, аны чирләгән вакытында эштән чыгаралар, шуңа күрә кыз эшкә кайта.

Карина Mash ка "начальство аны күптән күрәлми, чөнки ул балалар бакчасындагы проблемаларны хәл итүне сорый", дип сөйләгән. Аның сүзләренчә, мөдир аңа каршы әниләрне һәм әтиләрне котырткан, ә тегеләр тәрбияченең социаль челтәрләрдә шәхси битен тапканнар. Блогны балалар күрми, эшкә ул йогынты ясамый, ә педагоглар шулай ук шәхси тормышка хокуклы, ди.

Инициатив төркем ул арада Генпрокуратурага, Бастрыкинга һәм мәгариф министрлыгына язган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас