

Кибетләрдә декабрь аенда халык җыелудан качу өчен Яңа елга кайбер азык-төлекне алдан сатып алырга кирәк, дип яза «Газета.гu".
Экспертлар берничә ай саклый торган продуктларны алдан сатып алырга киңәш итә. Бу исемлеккә ярмалар, макароннар, консервлар, бал, чәй һәм кофе, үсемлек мае керә.
Шулай ук Яңа ел пешерү өчен кирәкле барлык әйберләр: шикәр, он, кипкән җиләк-җимеш, чикләвекнең кайбер төрләре, шоколад һәм какао тупларга мөмкин. Сатып алганда иң мөһиме-төргәкнең яраклылык вакытын һәм бөтенлеген тикшерү, ә өйдә саклау өчен дөрес температура һәм дымлылык тәэмин итү.