Уйланырга урын бар
22 Сентября , 06:46

Уфаның популяр клубында наркопритон булырга мөмкин

Добавить в предпочтительные источники Google

Уфаның "Арт-Квадрат" шәһәр киңлегендәге "Мечты" клубы наркотиклар оясы булырга мөмкин. Бу хакта кичә БРның Иҗтимагый хәвефсезлек буенча ведомствоара советы секретаре Валерий Олейник ЦУРда узган хөкүмәт брифингында белдерде. Ул билгеләп үтүенчә, рәсми мәгълүматларга ярашлы, районнарда хәл начарлана, ә Уфада наркотиклар белән агулану очраклары саны арта, аеруча балигъ булмаганнар арасында.

"Уфа буенча наркотиклар белән кискен агулану очракларын теркибез. Республика буенча кимү бара,  ә Уфада арта. Хокук саклау органнарының оператив мәгълүматлары буенча, Уфада наркотиклар таратуга шик булган урыннар бар, һәм алар, ничек кенә сәер булмасын, шәһәр үзәгендә. Бу – “Арт-Квадрат", "Мечты”  төнге клубы. Ул берничә тапкыр сводкаларда узды", – диде Валерий Олейник.

Башкортстан Башлыгы мәгълүмат әзерләргә һәм республиканың барлык көч структуралары белән  бу мәсьәләне өйрәнергә кушты.

“Сез беләсезме, мин яхшы хәтерлим, бу, мөгаен, 2005 ел булгандыр, прокуратура коллегиясе булгандыр. Мин Мортаза Рәхимов хакимияте җитәкчесе буларак чыгыш ясадым. Ул вакытта без моның Кунак сараенда шактый актив булуы мәсьәләсен тикшердек. Әгәр “Арт-квадрат” буенча мондый мәгълүмат бара икән, мин материаллар әзерләүне сорыйм, чөнки сез бу хакта беренче генә сөйләмисез. Әйдәгез, даими эшләүче комиссиягә чыгарыйк, анда барлык кирәкле көч структуралары вәкилләре бар, бу хәл турында фикер алышыйк һәм бу өлкәдә кирәкле йөкләмәләрне барысына да җиткерик", – диде Башкортстан Башлыгы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас