

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары бүген иртән ашыгыч рәвештә чираттан тыш 35нче утырышка җыелды. Депутат Виктор Гурьев утырышның көн тәртибенә Башкортстан Югары суды рәисе Раил Шәйдуллинның отставкага китүе турындагы мәсьәләне кертергә тәкъдим итте.
"Депутат бергәлеге республиканың судьялар арасында килеп туган хәлгә бик борчыла. Безнең комитет БР Дәүләт Җыелышының РФ законнары һәм судьялар этикасы кодексы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча БР Югары суды җитәкчелеге һәм аның судьялары мөрәҗәгате турында карар проектын эшләде. Без республика Югары суды җитәкчелегенең гамәлләре, БР Югары суды рәисе Раил Шәйдуллин вәкаләтләрен туктатып, тиешле хокукый бәя алырга тиеш дип саныйбыз", – дип белдерде Виктор Гурьев.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Шәйдуллинның судьялар корпусын формалаштыруы берничә сорау тудыра. Ул билгеләп үтүенчә, "судларның төбәкара билгеләү практикасы — нормаль һәм үзен яхшы яктан күрсәткән. Әмма суд этикасы кодексы судья химаячелек һәм кланлык белән түгел, ә гадел хөкем мәнфәгатьләре белән комплектланырга тиеш, ди. Бу очракта без башканы күрәбез".
"Барлык булган хәлләр – БР Югары судын җитәкләүче кешеләрнең тулы дискредитациясе, гадел хөкемнең тулы дискредитациясе", – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров депутатларның позициясен хөрмәт итүен белдерде, әмма әлегә бу мәсьәләне күчерүне сорады.
“Сезнең карарны хөрмәт итеп, мин тагын бер кат әлеге мәсьәләне карауны күчерергә һәм барысын да игътибар белән өйрәнүне сорыйм”, – диде БР Башлыгы.
Депутатлар Радий Хәбиров карашы белән килештеләр һәм төп көн тәртибенә күчеп, БР Югары суды турындагы мәсьәләне карауны кичектерделәр.
Чыганак: bashinform.ru