Уйланырга урын бар
17 Сентября , 09:20

Балаларын куркытам дип сөлгегә ут төрткән

Уфадан ана кешене кызларына карата мәрхәмәтсезлектә гаеплиләр

Добавить в предпочтительные источники Google
Балаларын куркытам дип сөлгегә ут төрткәнБалаларын куркытам дип сөлгегә ут төрткән
Балаларын куркытам дип сөлгегә ут төрткән

Дим районы прокуратурасы 2025 елның августында булган очракны карады. Эш материаллары буенча, ана кеше кызын кыйнаган һәм 13 һәм 10 яшьлек балаларны куркыту өчен сөлгегә ут төрткән. Хокукка каршы гамәлләрне әнисе видеога төшерә һәм аерылышу процессы башланган иренә җибәрә. Ире СВО зонасында.

Опека органнары балаларны гаиләдән тартып алып, социаль учреждениегә тапшырырга ниятли. Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү турында эш кузгатылган.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас