Уйланырга урын бар
8 Сентября , 20:12

Кушнаренко гимназиясендә директор белән завучны эштән җибәргәннәр

Үсмерләрнең тәртипсезлегендә мәктәпне генә гаепләү дөресме икән?

Добавить в предпочтительные источники Google
"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Бу хакта республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу хәлдән соң мәктәпләрдә хәвефсезлек чаралары көчәйтелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрь көнне Кушнаренко гимназиясендә дәрес вакытында укучыларның  берсе иптәшенә пычак белән һөҗүм итте. Соңрак һөҗүм итүче һәм аның сыйныфташы арасында озайлы конфликт булуы ачыкланды. Ул гына түгел, “Честно говоря” МАХ-каналы мәгълүматы буенча, яраланган малай укытучылар алдында иптәшләрен җәберсеткән.  Мәктәп җитәкчелеге исә пычак белән һөҗүмнән соң бу фактны яшереп калырга тырышкан, учреждениедә озак дәвам иткән конфликтны хәл итү өчен бернинди чаралар да күрелмәгән.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас