

Новосибирскида 12 яшьлек укучы кыз кызык өчен коткаручыларны чакырткан. Бу хакта шәһәрнең авария-коткару хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Хәл болай булган. Балалар 112 хезмәтенә шалтыраткан да, кыз баланың турникка менгәннән соң төшә алмавын әйткән. Тик вакыйга урынына килеп җиткән коткаручылар борыс өстендә аякларын селкетеп утырган укучы кызга тап булган.
Нигә коткаручыларны чакырттың дигән сорауга үсмер кыз аягы оюын һәм коткаручыларны һәм аларның техникасын күрергә теләвен яшермичә әйткән. Бу вакытта балалар мәйданчыгында кызга ярдәм итә алырдай өлкәннәр дә күп булган.
Инциденттан соң кызның әти-әнисенә аның белән профилактик әңгәмә үткәрергә киңәш иткәннәр.
Чыганак: lenta.ru