Уйланырга урын бар
6 Сентября , 08:08

Мәктәп балаларын йөртергә кеше юк

Чишмә районында мәктәп автобусларын йөртүчеләр җитми, дип белдерде җирле хакимият башлыгы.

Мәктәп балаларын йөртергә кеше юкМәктәп балаларын йөртергә кеше юк
Мәктәп балаларын йөртергә кеше юк

Анда хәзер 40 машинага 21 хезмәткәр исәпләнә, дип сөйләде Ришат Мансуров. Иң катлаулы хәл Алкин мәктәбендә.

Укучыларны анда чиратлап ата-аналар һәм шәхсән директор йөртә. Автобус йөртүчеләр йөкләнеш һәм ягулык белән проблемалар аркасында эштән китәләр. Шартлар яхшыруга һәм барлык мәйданчыкларда игълан ителүгә карамастан, аларның урынына яңалары килми.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас