Уйланырга урын бар
31 Августа , 10:37

Әстәгъфирулла: Тавыкларны мәҗбүри исәпкә алу аркасында МФЦга алып килгәннәр

 1 сентябрьдән башлап уннан артык канатлы (тавык, үрдәк, каз, күркә һ.б.) кошларны хуҗалыкта тотучылар аларның баш санын "Хорриот"дәүләт системасында теркәргә тиеш.

Әстәгъфирулла: Тавыкларны мәҗбүри исәпкә алу аркасында МФЦга алып килгәннәрӘстәгъфирулла: Тавыкларны мәҗбүри исәпкә алу аркасында МФЦга алып килгәннәр
Әстәгъфирулла: Тавыкларны мәҗбүри исәпкә алу аркасында МФЦга алып килгәннәр

Һәр тавыкка аерым паспорт кирәкми, әлегә аларны төркем белән теркиләр. Терлекләргә гомуми номер бирәләр, ә кошлар йортында махсус табличка урнаштыралар. Тавык асраучылар хуҗалыкта булган барлык үзгәрешләрне,  яшь терлекләрнең барлыкка килүе, яисә чирләве турында дәүләткә хәбәр итәргә тиеш булачак.

Теркәлмәгән өчен штраф: гади гражданнар өчен — 500 сумнан 1000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен — 5 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 20 мең сумга кадәр.

10 кош асраучы хуҗалыкларга әлегә кичектерү бирелде. Аларның чираты 2029 елның сентябренә җитәчәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас