Уйланырга урын бар
28 Августа , 04:22

Әстәгъфирулла: Хатынын хыянәттә робот-пылесос ярдәмендә тоткан

Тайваньда  ир-ат хатынын робот-пылесос ярдәмендә хыянәттә тоткан

Әстәгъфирулла: Хатынын хыянәттә робот-пылесос ярдәмендә тотканӘстәгъфирулла: Хатынын хыянәттә робот-пылесос ярдәмендә тоткан
Әстәгъфирулла: Хатынын хыянәттә робот-пылесос ярдәмендә тоткан

Ир-ат хатыныннан шикләнә башлаган һәм үзе читкә киткәч  өйдәге робот-пылесосны эшләтеп җибәргән.

Камералы җайланма диван астындагы тузанга караганда күбрәк күрсәткән: хатын өйдә икенче бер ир белән булган. Видеога аның өй буйлап шәрә йөрүе һәм сөяркәсе белән кочаклашуы моменты эләккән. Бу компромат белән ир-ат судка бара һәм җиңә: мөнәсәбәтләрне гадәти дуслык кысаларыннан чыга дип таныйлар, ә хатынын һәм аның партнерын аңа 500 мең Тайвань доллары түләргә мәҗбүр итәләр — якынча 1,3 млн. доллар.

Хатыны каршы дәгъва белән җавап бирә: суд никахлы кешене шәхси тормышка хокукыннан мәхрүм итми дип карар кыла, ә ир кеше аңлы рәвештә интим кадрларны хатынының ризалыгыннан башка яздырган.  Нәтиҗәдә ир-ат үзе 5 ай төрмә һәм 150 мең Тайвань доллары (ярты миллион сумга якын) штраф алган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас