Уйланырга урын бар
28 Августа , 04:37

“Аяксыз” русиялене аңсыз хәлдә бәдрәфтә тапканнар

Русия туристын «аяксыз» килеш  Паттайя барының бәдрәфендә аңсыз хәлдә тапканнар. Егет госпитализациядән баш тарткан һәм тавыш чыгарган.

“Аяксыз” русиялене аңсыз хәлдә бәдрәфтә тапканнар“Аяксыз” русиялене аңсыз хәлдә бәдрәфтә тапканнар
“Аяксыз” русиялене аңсыз хәлдә бәдрәфтә тапканнар

Аны табучылар  медикларны һәм туристлык полициясен чакырткан. Бер секундка аңына килгәч ул табибларга янәсе аның аягын ампутацияләгәннәр, дип белдергән. Әмма, туристның ике аягы да урынында булган. Дәваханәгә барудан ул бөтенләй баш тарткан. Ул арада русияленең дуслары медиклар белән конфликтка кергән һәм туриятны алкоголь һәм антидепрессантлардан соң йоклап китте, дип белдергән.

Ә бар хуҗасы туристның борыны астында ак порошок күргән. Мөгаен, егет тыелган матдә тәэсирендә булгандыр. Полиция күрсәтмәләрне төшергән, паспортларын фотога төшергән һәм компанияне кунакханәгә җибәргән.

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас