

Аның сүзләренчә, ул беренче көннәрдән үк ИИ кертүгә каршы булган. – Ясалма интеллект аграр секторда, медицинада, бәлки, хәрби программаларда һәм кайбер башка тармакларда булсын, әмма сәнгатькә ул зур зыян китерәчәк. Сәнгать ясалма булалмый”, – ди Салават Фәтхетдинов җырчы Рафил Җәләлиевның ясалма интеллект музыканы үзгәрттеме дигән соравына.
Әлеге вакытта Казанда Салават Фәтхетдиновның 38 нче сезон концертлары уза. Артист 20 концерт биргән, моннан тыш, теләге булган һәркем татар эстрадасы мэры концертын карарга өлгерсен өчен өстәмә ике концерт билгеләнгән.