

46 яшьлек Максим Виктория белән (исеме үзгәртелде) якынча бер ел очрашкан, ә аның йөкле булуын белгәч, аборт таләп иткән.
Процедура өчен акча сорагач, аның телефоныннан чит кеше аны үлгән, күмү башка шәһәрдә булачак, килергә кирәкми - анда туганнары гына булачак, дип хәбәр иткән.
Өч айдан соң Максим сторис куя һәм Вика аның исән икәнен күреп, яңа хатыны белән танышырга бара. Аның сүзләренчә, алар бергә бу Дон Жуанның берничә ханымны 25 млн сумга алдаганын ачыклаганнар. Хәзер хатыны аерылышырга гариза яза, ике ханым да башка алданганнарны эзли һәм полициягә гариза әзерли.
Ир-ат Вика белән ике ай очрашканын һәм аборт турында берни дә белмәгәнен белдергән. Һәм гомумән, сөяркәсе никахлашуны таләп иткәнгә аерылышкан.