+17 °С
Дождь


Кич белән Федоровка районының Кузьминовка авылында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре коляскалы «ИЖ Юпитер-5» мотоциклын туктаткан. Руль артында Салаватта яшәүче исерек 60 яшьлек хатын-кыз булган. Пенсионер хатынга берничә административ беркетмә төзегәннәр: исерек килеш идарә иткән өчен, мотошлемсыз йөргән өчен, страховка булмаганга һәм транспорт чарасы дәүләт исәбендә тормаган өчен.
Хатын-кызның правасы булган, ләкин бу җаваплылыктан коткармаган. Мотоцикл тоткарланган һәм махсус тукталышка урнаштырылган.