Элекке хатынының интим фотоларын интернет челтәренә урнаштырган

Ир-ат яшерен рәвештә элекке хатынының интим фотоларының  скриншотларын ясап, интернет челтәренә урнаштырган.

Элекке хатынының интим фотоларын интернет челтәренә урнаштырганЭлекке хатынының интим фотоларын интернет челтәренә урнаштырган
Элекке хатынының интим фотоларын интернет челтәренә урнаштырган

Суд Мәчетле районының 47 яшьлек кешесенә интернетта элеккеге хатынының интим сурәтләрен аның ризалыгыннан башка тараткан өчен хөкем карары чыгарды.

Бу хакта Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

2025 елның җәендә ир-ат элеккеге тормыш иптәше белән видеозвонок вакытында аның интим сурәтләренең скриншотларын ясаган, өстәвенә моны яшерен эшләгән. Ә 2026 елның мартында ул бу фотоларны социаль челтәрдә бастырган. Суд аны ике маддә буенча гаепле дип тапкан: шәхси тормышының кагылгысызлыгын бозу һәм порнографияне законсыз тарату. Ир-атны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел һәм 7 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас