+21 °С
Болытлы


Төркиядә «Дети без войны» хәйрия программасында катнашкан Днепропетровск өлкәсеннән 15 һәм 17 яшьлек кызлар йөкле килеш кайткан. Булган мәгълүматларга караганда, балаларның әтиләре алар яшәгән кунакханә хезмәткәрләре булырга мөмкин. Инцидент киң иҗтимагый шау-шу уяткан. Программаны оештыручыларны балаларның хәвефсезлеген контрольдә тотмаулары өчен тәнкыйтьлиләр. Килеп чыккан факт буенча тикшерү үткәрелә.
Чыганак: “Фактлар Дөньясы”