Пушкинны урлаганнар...

Германиядә  Пушкинга куелган  бронза һәйкәлне урлаганнар.

Пушкинны урлаганнар...Пушкинны урлаганнар...
Пушкинны урлаганнар...

Гадәти булмаган урлау Хемер шәһәрендә булган. Биеклеге ике метр чамасы булган нәфис сын Русия скульпторы Григорий Потоцкий тарафыннан ясалган һәм Хемерга Щелково тарафыннан 1994 елда бүләк ителгән. Уйланганча, һәйкәл Русия һәм Германия халыклары арасында дуслык һәм үзара аңлашу символы әйләнергә  тиеш булган.

Русия шагыйре статуясы кемгә кирәк булганлыгы билгесез. Русия илчелегендә Александр Сергеевичны урлаучыларны оператив тоткарлауга өметләнүләрен билгеләп үткәннәр.

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас