

“Салават Юлаев” хоккей матчы вакытында Уфада яшәүче хатынның маңгаена шайба килеп бәрелгән. Бер караганда травматик вакыйга кебек, әмма клуб гафу үтенү һәм әхлакый зыян түләү урынына хоккей җанатарына маңгаена килеп тигән шайбаны бүләк иткән.
Ольга сөйләвенчә, бу хәл яз көне булган. Ул “Нефтехимик” белән “Салават Юлаев” арасындагы матчның икенче периодында җәрәхәт алган һәм аңын җуйган. “Уфа-Арена”ның медпунктында җанатар ханымга ярдәм күрсәткәннәр һәм нәкъ шул шайбаны бүләк иткәннәр.
Хастаханәдә Ольгага баш мие селкенүе һәм ябык баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозлары куйганнар. Ул ике ай дәваланган. Бу вакыт эчендә “Салават Юлаев” хоккей клубы вәкилләре гафу үтенмәгән, алар Ольгага страховка компаниясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән. Хәзер Ольга “Салават Юлаев” хоккей клубы, “Уфа-Арена” һәм страховка компаниясе белән судлашырга ниятли. Ә менә “Салават Юлаев” җанатары булу теләге аңарда инде юкка чыккан...
Чыганак: Mash Batash МАХ-каналы.